Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганыстанда тыныч халык арасында корбаннар турында каршылыклы хәбәрләр


Әфганстанның Һильманд вилаятендә американнарның һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә күпсанлы кешенең һаләк булуы хакында әлегә расланмаган хәбәрләр килә. Бер шаһитнең әйтүенә караганда, Багран районында мәчетне утка тоткан вакытта уннарча кеше һаләк булган. Җирле полиция 20 дән артык яраланучыны Лашкар Го хастанәнәсенә китерделәр, дип хәбәр итә. Коалиция гаскәреләре мәгълүмәтендә һавадан утка тоту талибан төркемнәренә юнәлдерелгән иде, диелә. Әфганстаннан килгән рәсми хәбәрләргә караганда быел гына чит ил гаскәрләре һөҗүмнәреннән 350 тыныч тормышлы кеше һаләк булган.
XS
SM
MD
LG