Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Пакстанның мөстәкыйльлеген ихтирам итә


Исламабад – Американ президенты Георге Буш Пакстанның мөстәкыйльлеген ихтирам итүен, аның террорчылыкка каршы көрәшенә югары бәя бирүен белдергән. Пакстанның тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Буш бу сүзләрен Пакстан президенты Пәрвәз Мөшәррәфкә телефон аша сөйләшүендә әйткән.

Шушы атнада Американ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама, әгәр Пакстан үзе чаралар күрмәсә, Кушма Штатлар андагы экстремист хәдәфләргә һөҗүм итергә әзер булырга тиеш дигән белдерү ясаган иде. Бу белдерү Пакстанда зур ризасызлык уятты.
XS
SM
MD
LG