Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан вәкилләре Таиландтагы Универсиадада Татарстанны тәкъдим итәчәк


Таиланд башкаласы Бангкокта Халыкара студентлар спорты федерациясе Генераль ассамблеясының чираттагы утырышы ачылды. Шулай ук 8-18 августта Таиландта 24нче җәйге Универсиадагаузачак. Шул уңайдан анда татарстанлылар да юл алды.

2011нче елны җәйге Универсиаданы Казанда уздыру хыяллары тормышка ашмады. Казан Кытайның Шеньжень шәһәреннән азга гына калышты. Шулай да республика җитәкчелеге бу юнәлештә эшне туктатмый. Элемтәләр урнаштыру, төрле чараларда катнашу дәвам итә. Якшәмбе көнне Татарстаннан бер төркем вәкилләр Бангкокка очтылар. Анда чираттагы 4 еллык вакытка Халыкара студентлар спорт берлеге - FISU башкарма оешмасы җитәкчеләрен һәм әгъзаларын сайлау була. Шулай ук 8 август көнне Универсиада ачылачак.

Нәкъ менә FISUның яңа вәкилләренә 2013 елгы кышкы һәм җәйге универсиада үтәчәк шәһәрләрне билгеләргә туры киләчәк. Димәк, Казанда бу чараның узу-узмавы да алар кулында дияргә була. FISUга 23 әгъза керә. Анда барган сайлануларны Татарстан җитәкчелеге диккать белән күзәтеп килә, чөнки элекке кайбер вәкилләр белән Татарстан җитәкчелеге инде дустанә мөнәсәбәт тә урнаштырган иде. Сайлаулар турында дүшәмбе көнне Казан мэры Илсум Метшин да белдерде

FISUның президенты итеп Джорж Киллиан сайланды. Бу хәбәрне без төнлә алдык. Президентның беренче урынбасары француз, тагын 3 урынбасар – алжир, кытай һәм бразилия вәкилләре. Кәзнәчәй итеп Испания вәкиле урынына Монголия кешесе сайланган. Шулай итеп югары шура инде сайланды. Кызганычка, Синьша, Русия вәкилләре узмады. Шурага сайланган 4 вәкил белән без инде яхшы таныш. Кәзнәчәй булып Монголия вәкиле узуы уңышлы, чөнки Испания әгъзасы 2011нче елгы Универсиаданы Казанда түгел, ә Шеньженьда уздыруга зур өлеш керткән иде

Казан мэры Илсур Метшин дүшәмбе көнне үтәчәк Генераль ассамблеяның утырышында FISU башкарма комитетының калган 15 әгъзасы билгеләнәчәген әйтте. Әлеге урын өчен кеше дәгъва кыла. Алар арасында Русиядән Олег Матыцин да бар. Ул президен урынбасары урыннан төшеп калды.

Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасыннан барган рәсми вәкиллек FISU Генераль ассамблеясы башкарма комитетының яңа әгъзаларын сайлау җыелышында да катнашырга ниятли. Шул уңайдан, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Тайландның Бангкок шәһәренә юл тотты. Анда алар шулай ук 2013 елда Бөтендөнья җәйге Унивирсиаданы үткәрү өчен Казанны тәкъдим итүдә дә катнашачак. Бу хакта Илсур Метшин болай диде

Татарстанны һәм аның башкаласын тәкъдим итү булачак. Икътисади, мәдәни, спорт өлкәләре белән таныштырачакбыз. Гомумән, тантаналы ачылышка бары Универсиада уздыруга дәгъва кылып җиңгән илләр генә чакырыла. Ләкин Татарстанга хөрмәт йөзеннән рөхсәт иттеләр. Без андагы оешмалар белән таныша торырга телибез. Һәм әлбәттә инде 2013нче елны Универсиаданы Казанда уздыруга дәгъва кылачакбыз

Казан мэры Илсур Метшин алар 8 август көнне Таиландтаа Универсиаданың тантаналы ачылышында катанашачакларын әйтте. Гомумән, бу чараларга Татарстаннан 30га якын вәкил киткән.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG