Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханга археология экспедициясенә юлга чыкканнарның газаплары күп булды


Бу сәфәргә киткәнче без экспедициянең җитәкчесе галим Әзһәр Мөхәммәдиев белән әңгәмә корган идек. Ул, мондый экспедицияләрнең 1961елдан бирле оештырылуы турында әйтте.

Сарай Әл- Мәхрүсә шәһәре Целительный авылы Хәрәбәли районында Әстерхан өлкәсендә археологик казынулар алып барыла. Хәзер күп еллар казынганнан соң, бер нәрсә ачыкланды: Бу төрбәләр берсе генә дә кирпеч сугып эшләнмәгән. Алар кайсы акка буялган, кайсына кызыл балчык буялган. Ансы аңлашыла да инде бөтен Әстерхан Крепостен шушы шәһәрләрне ватып салганннар . Борынгы мәчетләр, борынгы йортларны җимереп баржалар ташып Әстерхан Кремлен төзегәннәр. Патшаның Указлары яхшы сакланган ул турыда .

Без барасы җирләр, шаулап торган шәһәрләр булган алар. Менә анда минем бер аспирантым, академиядән икенче бер аспирант алар тегендә кушылып эшләп яталар. Анда бөтен бер завод, дип әйтимме . Чүлмәк яндыра торган . Гектарлаган ул . Икешәр кат. Хәзерге ике катлы йорт дисәң дә була, җир астында. Астан кереп ягыла . Алар кирпечләр бары да сакланган. Икенче катында чүлмәкләр куя торган урынннар астан ялкын чыга торган тишекләр. Шундый ул Сарай Әл- Мәхрүсә, Хәрәбәле районы Әстерхан өлкәсенең.

Юлга чыгуны борынгылар гүр газабы белән чагыштырган булганннар. Менә бу экспедициягә чыгучыларга да Әстерханга кадәр юл бик авыр башланып китте. Без утырып киткән Икарус автобусы бик иске булу сәбәпле, юлда бик күп тапкырлар ватылып, автобус йөртүче төзәтү эшләре белән мәшгуль булырга мәҗбүр булды. Шул сәбәпле Әстерханга кадәр барырга җыенган автобус 5 сәгатьлек юлны 8 сәгать үткәннән соң, Ульян өлкәсендәге Кузоватово районында кунып калырга мәҗбүр булып, бер тәүлектән соң гына юлны дәвам итә алды. Әмма бу автобусның Әстерханга кадәр барып җитүенә ышана алмаган Аня һәм Катя, авырып китүдән куркып кире борылып Казанга кайттылар.

Сәламәтлегебез бик яхшы булмаганлыктан без кире кайтырга булдык. Экспедициягә әйбәт кенә барып җитүенә дә ышанып бетеп булмый. Автобус 5 мәртәбә туктады соңгы тукталышка кадәр, ә соңгы тукталышта безгә төн кунарга туры килде.

Ә археология буенча, казыну эшләре белән шөгельләнергә ашкынып торган студентлар, археологлар, галимнәр, юл авыр булса да, Әстерханга сәяхәтләрен дәвам иттеләр.

Ә автобуска килсәк, студентларны Әстерханга кадәр алып барырга ризалашкан ширкәт, ул шәхси кешенең автобусы булып чыкты. 1989 елда эшли башлаган автобусның , бүгенге көндә юлның күпме үткәнен саный торган спидометры да эшләми, компрессорны ныгытып куйган шөрепләре таралып, каешлары өзелеп беткән иде.

Андый озын юлга гадәттә ике йөртүче чыга. Әмма, бу шофер һәм шул ук вакытта ширкәтнең җитәкчесе вазифаларын да башкарган ул , үзе генә чыккан иде. Әле бүгенге көнгә кадәр, алар исән- сау барып җиткәнме, ансы билгесез, элемтәгә чыгып булмый.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG