Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар белән Көньяк Корея сөйләшүләре көрчеккә терәлгән


Әфганыстанның көньягындагы Кандагарда, 19 июльдә талиблар тотык итеп алган Көньяк Корея ватадашларын азат итүне таләп иткән урам җыенында йөзләрчә кеше катнашкан. Талиблар 21 Көньяк корея ватандашын әсир итеп тота. Аларның күбесе хатын-кыз. Ике тотыкны талиблар үтерде инде. Бүген Көньяк Корея рәсми делигация вәкиле Чон бер тотык белән телефоннан сөйләшкән. Ул тотыкның исемен дә, ни хакта сөйләшүләрен дә белдертмәде. Тотыкларны азат итү турындагы сөйләшүләр көрчәккә терәлде. Бу сөйләшүләрнең кайда үткәреләчәге хакында уртак фикергә килә алмыйлар. Ул бу хакта вәкилчелек әгъзәсе Чон болай диде:

“Талибаннар белән элемтәгә керү мәсьәләсендә, тотыкларга зыян килмәсен өчен, без вазгиятне җентекләп өйрәнәбез. Бу хәлне чишүдә без АКШ президенты Дҗордҗ Буш яки Әфганыстан президенты Хәмит Карзай белән очрашуларга зур өметләр багларга тиеш түгел.”

Талиблар бүген дә, әгәрдә аларның тарафдарларын төрмәләрдән чыгармасалар, тотыкларны үтерәчәкбез, дип янадылар.
XS
SM
MD
LG