Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсендә Алексей Пичугинга чыгарылган хөкем карары игълан ителә


Мәскәүнең шәһәр мәхкәмәсендә ЮКОС ширкәте элекке иминлек хезмәте башлыгы Алексей Пичугин өстеннән хөкем карарын игълан итү башланды. Прокуратура аны кеше үтерүдә һәм үтерешләр әзерләүдә гәепли. Пичугинга 24 елга ирегеннән мәүрүм итәргә дигән хөкем карары чыгарылган иде инде. Ләкин Югары мәхкәмә аның эшен яңа тикшерүләргә юллады.

Гәепләү, Пичугинны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә, дигән хөкем карары таләп итә. Адвокатлар киресенчә, Пичугинның җинаять эше уйдырма дәлилләргә таянган, ул гәепле түгел , аны азат итәргә кирәк дип саный.

Алексей Пичугин үзе дә гәебен танымый.
XS
SM
MD
LG