Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чита хокук яклаучылары хөкем карарыннан риза түгел


Чита хокук яклаучылары, автомобильчене үтерүдә гәепләнгән милиционерга чыгарылган хөкем карарын яңадан тиешертергә бирде. Май аенда мәхкәм, милиционер Андрей Филлиповның гәебен танып, аны шартлы рәвештә хөкем итте һәм һәлак булучының гаиләсенә 100 мең сум түләргә дигән карар чыгарды. Хокук яклаучылар бу карар белән килешми, катырак хөкем карары чыгаруны таләп итә. 2004 елның апрелендә милиционер, туктарга дигән билгегә туктамаган Виктор Коктышевның машинасына аткан. Милиционер ату очраклы килеп чыкты дип раслый. Бу эшне Чита өлкә мәхкәмәсендә карару 13 августка билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG