Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда кирпеч бар, цемент юк


Фатир төзүләре зур тизлек белән барса да, бер кешегә туры килгән квадрат метрлар буенча Чаллы Татарстанда иң соңгы урында.Моны болай аңлатырга мөмкин.Республикада мисал өчен, бер кешегә якынча 18кв.м. торак туры килсә, Чаллыда бу күрсәткеч 16кв.м. чамасы. Республиканың уртачасыннан калышмас өчен соңгы берничә елда Чаллы зур эшләр башлап җибәрде:

Шәһәрнең 3 урында яңа торак районнар төзү турында карар кабул итте.Аларның һәрберсе кечкенә шәһәргә тиң булачак.

Шушы торак районнарның берсе булачак урыны рәсми рәвештә тәкъдим итү булды.Яңа районның исеме “Яр буе”.Яр буе дигән Кама елгасы белән янәшә һәм 250 гектар җирдә, 1,5 млн.кв.м. фатир төзелергә тиеш. Кама елгасы буендагы шушы төзелешне хәзерге көн өчен Русиядә иң эре проект диләр. Шушында ук 2 мең сабыйга балалар бакчалары, 4 мең укучыга мәктәпләр төзү күздә тотыла. Шунысы үзенчәлекле, биредә беренче эш итеп юл салачаклар, аннан соң гына фатир төзергә керешәчәкләр.Әлеге проектка Русия казнасыннан 500 млн. сум акча биреләчәк.

Шәһәр башкарма комитетын башкаручы Мөнир Гайнуллов сишәмбе көнне матбугат конференциясе үткәрде. Аның әйтүенчә, Чаллының үзәк өлешен төзү эше Австрия фирмасына бирелергә мөмкин.Бүген Чаллыда никахлашу, язылышу йортына да нигез салыначак.Ул, Татарстанда гына түгел, Идел буе округында иң яхшылардан булачак, ди. М.Гайнуллов: Төзелештә проблемалар да җитәрлек.Быелның 1 гыйнварыннан бәясе 3 тапкыр артса да, цемент һаман дефицит булып кала.Төзелештә эшчеләр җитми. Чаллылар белән бергә Әлмәт, Казан , Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан кешеләре дә эшли. Гайнуллов сүзләренчә, бүген 18 мең кеше төзелешкә җәлеп ителгән.Дәнҗядагы төзелеш компанияләре өчен Чаллы ачык шәһәргә әйләнә,- диде шәһәр хакиме урынбасары.

Бульдозерлар, эксковатор һәм краннар кебек механизмнарга да кытлык сизелә башлаган. Зур төзелеш башлана, яңа фатирларда кемнәр яшәр, бәясе күпме булыр анысы яңа сөйләшүне сорый.

Гафиулла Газиз,Чаллы

XS
SM
MD
LG