Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кунаклары нәрсә сайлый.


Озак вакытларга Казан истәлеге булып торырдай сувенирларны Бауман урамында адым саен сатып торалар. Биредә нәрсәләр генә юк. “Казан” сүзе язылган каләмнәр, Казанның тарихи җирләре сурәтләнгән төрле тартмачыклар, түбәтәйләр, читекләр, яулыклар, магнитлы рәсемнәр, бисмилла сүзләре язылган тәлинкәләр, хәттә милли түбәтәй кигән Владимир Путинның сүрәтләре төшерелгән чынаяклар да сатып алырга була. Бүгенге көндә шәһәргә сәяхәткә килүчеләр истәлеккә күбрәк нинди бүләкләр ала соң. Шул сорау белән сувенир кибетчекләренең берсенә киләм.

- Иң популяр сувенирлар бүгенге көндә Казан сурәтләре түшерелгән тәлинкәләр, чынаяклар, магнитлар, песи, бабай сыннары. Туристлар күбрәк җәй көне йөргәнлектән, җәен сувенирлар күбрәк сатыла. Ай саен берәр яңа идея килә, яңа сувенирлар булдырыла.

- Яулыкларны күпләп сатып алалар.

- Үзебездә җитештерелгән түбәтәйгә караганда, күбрәк Кытайдан кайтарылган түбәтәйләрне алалар. Аларның бәяләре дә түбәнрәк, алар җиңелрәк, юкарак тукымадан тегелгән. Кешеләргә күбрәк ошый.

Кечкенәрәкләре бер – берсе эченә куела торган агач курчакларлар, Казан белән бәйле сувенирлар, түбәтәйләрне бик яхшы алалар. Хәния Фәрхи, Салават җырлары белән дисклар сатып алалар.

Хәзер чит илдән килгән туристлар күп булганлыктан, матрешкалар күп сатыла. Магнитлар бездә күптән түгел генә чыкты әле. Милли сыннар бар бездә. Автор эшләреннән курчаклар да бар бездә. Ул курчакларына киемнәрне тарихи китаплар буенча тегә. Тарихи китаплар әйбәт сатыла. Казан сурәтләре төшерелгән, дүрт телдә язылган китапларны чит илдән килгән кешеләр кызыксынып ала.

Казан белән танышырга килүчеләрнең күбесен чалкан яткан түбәтәйле песи сыны кызыксындыра. Баксаң, юкка гына түгел икән. Моның үзенең тарихы да бар. 17 гасырда Петербургта тычканнар күпләп үрчи башлаган. Аларны бетерү максатыннан Патшабикә Елизаветта күрсәтмәсе буенча Петербургкка Казаннан иң көчле, тычкан тотарга сәләтле 300 песине китертәләр. Бүгенге көндә бу төр песиләр Петербургта гына сакланып калган диләр. Шулай итеп песиләр Казанның үзенә күрә бер символына әйләнгән.

Ә сувенир кибетчекләре янында җыелып торган кешеләр нинди истәлекле бүләкләр белән кызыксына икән.

- Без бергә эшләүчеләргә бүләк эзлибез. Гүзәл шәһәр сурәтләре төшерелгән магнитлар алырбыз.

- Бик күп кызыклы әйберләр бар. Күзләр чуала. Теләгәннәрне табарга хыялланабыз.

- Китапчыклар, открытка, кыңгырау алдык.

-Казан яулыгы алдык, байлык , тазалык мәгънәсен аңлаткан ташбака сурәте алдым.

-Дусларыбыз татарлар булганлыктан, Казанга кунакка килдек. Истәлеккә түбәтәй алдык.

Кибет киштәләрендәге сувенирлар татарларның милли традицияcен, тарихын яктыртса да, татарча сүзләр язылган истәлекле бүләкләр азрәк күренә шәһәрдә. Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG