Accessibility links

Фиркаләр җанлана


Русия дәүләт думасына сайлаулар якынлашкан саен фирка бүлекчәләре дә җанлана бар. Башкортстан коммунистлары батып барган корабтан качкан комаклар кебек Гадел Русия фиркасенә кача. Бу турыда Гадел Русия фиркасе бүлекчәсе башы Александр Сидякин белдерде. Аның сүзләренчә, 12 районның беренче сәркәтипләре Гадел Русиягә күчкән. Барлыгы 500 коммунист кыйбласын үзгәрткән. Башкортстан коммунистларының республика идарәсендә моңа аңлатма бирүдән баш тарттылар. Русия коммунистлары башы Геннадий Зюганов аларның фиркадән куылган кешеләр булуын белдерде.

Мөнир Вафин, Уфа

XS
SM
MD
LG