Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кабер ташларын бозучылар тоткарланган


Казанда, каберләр җимерүдә һәм вәхшилектә шикләнелгән ике кеше тоткарланды дип, бүген Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Равил Вахитов хәбәр итте. 19 һәм 27 яшьлек бер кайда да эшләмәүче икәү, Казан хокук саклаучылар тарафыннан тоткарланган. Тикшерүләргә караганда 30 июлдә төнлә белән алар Арча зияратында кабер ташларына кызыл буяу белән фашистлар билгесе свастика ясаганнар. Аннан соң шундый ук билгеләрне Казан дәүләт техник университеты бинасы диварына да төшергәннәр. Тоткарланучылар үзләренең гамәлләрен исерек булулары белән аңлаталар. Аларга 3 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.
XS
SM
MD
LG