Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Соры” базарга җитәкчелек чик куймакчы


Атна башында чираттагы эшлекле җыеннарында Казан мэры “соры” базарга чик кую мәсьәләсен күтәрә. Шәһәр хакимиятен узган ел базарларда эшләүчеләргә “конвертта” 13 миллиард сум хезмәт хакы түләнүе, бу яшертен акчалардан салым алынмау сискәндереп җибәрә. Аннан соң республика башкаласындагы базарларда хезмәт кануннарын бозу очраклары да арткан, ул очракларны теркәү өчен махсус телефоннар да билгеләгәннәр. Казан башлыкларының базарны тәртипкә салу эше ничек бара, “соры” базарга чик кую нинди нәтиҗәләргә китерер. Бу һәм башка сорауларга җавапны эзләгәнче базардагы сатучыларның үзләрен тыңлап карыйк әле. - Безнең бу ачык базарда сату болай ярыйсы. Ләкин пенционер булгач авыр, көндәшлек зур, бәяләр белән уйнарга туры килә. - Болай җәй көне әле товар яхшы бара, кыш көннәре авыр үтә. Аннан соң бөтен кешедә бер төрле товар, көндәшлек арта. - Иртән менә 7 киләбез инде без, кичке 5кә кадәр җәй көннәре. Мин моны тәмүгъның бер почмагы дип атыйм, җанга ятышлы эш түгел. Тик торасың, Алла сакласын бер кешегә язмасын монда эшләргә! Ләкин алар Чехов базарындамы, колхозныкындамы башкасындамы эшли бирәләр, акча кирәк. Сүзебез аерым базар турында гына түгел, ә гомүмән эш бирүчеләр һәм аларның эшчеләренең эш хаклары ничек бирүләре турында булыр. - Базарларда “конверт” белән түләү бердә дөрес эш түгел дип саныйм мин үзем. Бюджетка керем юк, салым алынмый. Салым алынмагач бюджеттагы эшчеләргә хезмәт хакы күтәрү мөмкинлеге дә булмый. Комиссия төзеп “соры” базарга чик куярга тырышу бик хуплы эш дип саныйм мин үзем. - ди “Шәһри Казан” газетасы журналисты Дамир Бәдриев. Бу хакта ул матбугатька язма да язып чыга. Анда оешма-ширкәт, базарларда канун бозу очраклары турында мәгълүмат бирергә дип телефон да бирелгән. 2-99-16-53 номерына эш урыннарында кыерсыталар дип шалтыратучылар бар микән соң? - Базарларда эшләүчеләрнең туганнары шалтырат. Акчаларны я бирмиләр икән, я сузып йөриләр икән. Казанда хезмәт хакын түләмәүче, оешма акчасын үзенә үзләштергән ике директорга җинаять эше кузгатылган. Андыйларны хәзер 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта атна башында Казан хакимиятендә “соры” базар турында үткән җыелышта да әйтелеп кителә. - Бөтен ширкәт тә эш хакын дөрес бирми, кәгазьдә ул күп булырга мөмкин ә кулга 500, я 1000, аннан да күбрәк сумга киметеп бирәләр. - дип әйтте төрле оешмалардан эшләгән Казанда яшәүче Зөлфирә апа. Эш хаклары буенча Путин яңа канун чыгарып кул куйгач республикадагы җитәкчеләр актив эшли башладылар. Шушы көннәрдә генә әле прокуратура Казаннан 100 километрдан артык ераклыктагы зур булмаган авылның мәктәп директорына карата җинаять эше кузгаткан. Ул 500сумлап, 1000 сумлап эшчеләренең эш хакларын үзенә үзләштергән ди Татарстан прокуратурасы. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG