Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда елга дельфиннары юкка чыга


Бары тик Кытайда, елга суында гына яши торган дельфиннар - байцзилар үлеп беткән. Гадәттә делфиннар яши торган Янцзы елгасын тикшерүче Кытай, АКШ , Япония галимнәре шундый фикергә килгән.

Галимнәр фикеренчә елга суында яшәүче дельфиннарның юкка чыгуында, аларны контрольсез тоту гәепле.

Шул ук вакытта, бөтендөнья кыргый табигать фонды, бу тикшерүләр нәтиҗәсен соңгы фикер дип санамау ягында. Нинди дә булса төрне үлеп беткән дип санау өчен, аларның табигатьтә 50 ел буе күренмәве шарт. Су дельфиннарын соңгы тапкыр 2002 елда күргәннәр.
XS
SM
MD
LG