Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә Чахмахчян эшен карый башлады


Русиянең югары мәхкәмәсендә Калмыкиядән булган элекке сенатор, хөсетлектә гәепләнгән Левон Чахмахчян эше буенча тыңлаулар башланды. Адвокатлар берничә үтенеч юллап, алар яклый торган кеше өстеннән җинаять эшен туктатуны таләп итте. Тыңлауларда җымгага кадәр тәнәфес игълан ителгән. Чахмахчян һәм гәепләү белдерелгән тагын ике кеше “Трансаэро” ширкәтенең миллион ярым доллар акчасын үзләштерүдә гәепләнә.
XS
SM
MD
LG