Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда кабилә юлдашчылары тынычлык җиргасына җыела


Кабулда, Әфганыстан белән Пакыстан берлектә үткәрәчәк кабилә юлбашчыларының беренче сессиясенә әзерлекләр тәмамлана. Бу олы мәҗлес тынычлык Җиргасы дигән исем алган. Әфганыстанның тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесе Солтан Әхмәт Бахин болай диде 812-13 “Тарихта беренче тапкыр ике ил вәкилләренең дә очрашып, Әфганыстандагы тынычлык һәм тотрыклылык мәсәләләрен тикшерергә мөмкинлекләре булу, бу бик мөһим нәрсә. Бу очрашуда шулай ук, террорчылар белән көрәш тикшереләчәк., Бигрәк тә чик буе районнарында. Без җирганың киләчәген өметле бәялибез.Бу алга китештә яхшы башлангыч”, диде Солтан Әхмәт Бахин Әфганыстан һәм Пакыстаннан җирләренең зур киңлекләрендә яшәгән күп төрле кабиләләрнең 700 кә якын җитәкчесе пәнҗешәмбе көнне әфган башкаласына үзләренең беренче мәҗлесенә җыелачак.
XS
SM
MD
LG