Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Евросет” ширкәте җитәкчеләре фатирларында тентүләр үткәрелгән


Мәскәүдә “Евросеть” ширкәте җитәкчеләре фатирларында, шулай исәптән президент урынбасары һәм иминлек хезмәте җитәкчесендә дә тентүләр үткәрелгән.

Русия Генпрокуратурасы, бу тентүләр узган ел кузгатылган контрабанда эшен тикшерү кысаларында уза дип белдерде. Сүз биредә мобил телефоннар турында бара.

“Евросеть” кесә телефоннары белән сату итүче иң зур ширкәтләрнең берсе булып санала.
XS
SM
MD
LG