Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть” "Укртатнафта" акцияләрен кайтарырга өмет бар дип белдерде


“Укртатнафтаның” Татарстанга тиешле акцияләре халыкны әллә ни кызыксындырмаса да, Татарстан җитәкчелеген бу мәсьәлә әле дә борчый.

Үз өлешеңә тигәң көмешең диләр бит. 18 процент акция Татарстанның “Татнефть” ширкәтенеке икән, аны беркем дә, тартып алырга хакы юк. Нәкъ менә шул фикерне алга сөреп, республика җитәкчелеге инде берничә ай, Украина ягы белән үз өлеше өчен көрәшә. Бу көрәштә “Татнефть”нең төп көндәше “Нафтогаз Украины” ширкәте.

Чәршәмбе Украина хокүмәтендә узган утырышта, премьер-министры урынбасары Николай Азаров “Укртатнафтаның” 43% дәүләм милеге фондына күчерергә дигән карар чыгарган. Икътисадбелгече Әнвәр Маликов белдергәнчә, мондый йөрешне, Татарстан бҗитәкчелеге инде күптән көткән.

“Нафтогаз Украины” эшләрен алып баручы Украинаның ягулык һәм энергия минитсры Юрий Бойко, бу мәсьәләдә Татарстанның дошманына әйләнде. Һәм Украина хөкүмәте тарафыннан бу мәсьәләнең чишелешен дәүләткә тапшыру бу Татарстан өчен бик уңай. Утырыш барышында дәүләт милеге фонды җитәкчесе Валентина Семинюк, та чит ил инвесторлары белән дус булырга кирәк диде, бу сүзләрдән соң инде, акцияләрне кире кайтару буенча эшләр яхшы якка үзгәрә алачак.

Өстәвенә Семенюк ханым, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне җайга салыр өчен “Укртатнафта” ширкәтнең уставын яңадан төзәргә кирәк дип белдергән.

“Нафтогаз Украины” ширкәте җитәкчелеге исә, бу йөрешне аңлап бетермәсәләр дә, хокүмәт карары белән килешергә мәҗбүрләр. Кайбер икътисад һәм сәясәт белгечләрке фикеренчә, “Укртатнафтаны” дәүләтнеке итеп, аны сатуга әзерлиләр. Төп пакет акцияләрнең бәясе бүген алар фикеренчә 500-600миллион доллар тәшкил итә.

Украина хокүмәте инде озак чишелеш таба алмаган мәсьәләдә үзгәрешләр кертеп Татрстан белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга уйласа да, әлегә бу турыда бернинди дә рәсми игъланнар юк.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG