Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалинда яңадан җир тетрәде


Рихтер шкаласында 2-алып 4 кә кадәр балл тирәсендәге җир тетрәүләр Невельский һәм Көньяк Сахалин районнарында булган. Невельскийдагы гадәттән тыш хәл шимбәгә кадәр озайтылган. 2 августа Сахалинда көчле бир тетрәүдән 2 кеше һаләк булды, күпләрчә кеше каза күрде, дистәләрчә йортлар җимерелеп, электр һәм су белән тээмин итүгә зарар килде.

Каза күргәннәрдә ярдәм итүдә ашыкмаганнары өчен җирле хәкимият тәнкыйтькә тотылды. Губернатор Иван Малахов вазифасыннан азат ителде, аның урынына бүген Александр Хорошавин расланган.
XS
SM
MD
LG