Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиягә төшкән ракетаның кемнеке булуын ачыклыйлар


Русия генералы Марат Колахмәтов, тынычлык саклаучы көчләр Грузия җиренә төшкән ракетаның нинди ракета булуын ачыклый алмый, дип белдерде. Тынычлык көчләре белән җитәкчелелк итүче Колахметов сүзләренә караганда, Грузия ягы шартламаган ракетаның төп өлешен юк иткән. Грузия хәкимиятләре, ракетаның тану билгеләре булган өлеше сакланган, бары тик шартлаткыч булган өлеше генә юк ителгән, дип белдерә. Тифлис, ул ракета Грузиянең һава киңлекләрен бозып кергән русия очкычыннан җибәрелгән дип белдерә, Мәскәү аны катгый кире кага. Бу конфликт булган җиргә килгән Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре, бу хакта үз фикерләрен әлегә белдермәде.
XS
SM
MD
LG