Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Собчакны искә алалар


Бүген Петербурда шәһәрнең элекке мэры, мәрхүм Анатолий Собчакны искә алалар. 10 августа аңар 70 яшь тулган булыр иде.

Сәясәтченең каберенә килгән 200 гә якын кеше, чәчәкләр салган, дин әһелләре дин йола уздырган. Бу датага багышлап Василевский утравында мемореалный митинг һәм концерт узган.

Анатолий Собчак Лениград мэры булып 1991 елда сайланган иде. Аның хәкимияте вакытында шәһәргә иске исеме – Санкт Петербург исеме кайтарылды. Собчак 2000 елда йөрәк хастасыннан вафат булды.
XS
SM
MD
LG