Талибан хәрәкәте вәкиле, Көняк Корея вәкилләре белән очрашканнан соң тотыкларның язмышы хәл ителәчәк дигән фикерне кире какты. Аның сүзләренә карарганда ультиматум мөддәте күптән чыккан, тотыкларның язмышы кыл өстендә.
Талиблар кулында 21 тотык кала бирә. Икесен алар үтерде инде.