Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вайнах Авиа Мәскәү-Грозный очышларын башлады


Вайнах Авиа исемле чечен һава юллары ширкәте Мәскәү белән Грозный арасында очышлар башлады. Беренче ТУ-134 очкычы Грозныйга шимбә кич килде, очышлар көненә ике тапкыр булачак. Ширкәт башлыгы Солтан Сатуев сүзләренә караганда, очкычны элекке Чечен президенты Ахмад Кадыров исемендәге вакыф сатып алып биргән. Киләчәктә очышлар шулай ук Себер шәһәрләре, Питербур һәм Төркиягә башланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG