Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә Хизб ут-Таһрир җыены үтә


Индонезия башкаласында бүген 90 меңләп кеше катнашында Хизб ут-Таһрир җыены үтә. Анда катнашучылар ислам хәлифәте яки берләшкән ислам хөкүмәте төзергә чакырды. Оешманың чыгыш ясарга тиеш булган ике әгъзасе Индонезия хөкүмәтеннән килергә рөхсәт ала алмаган. Хизб ут-Таһрир хәлифәтне тыныч юллар белән төзүне яклый. Бу оешма Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Европада тыелган.
XS
SM
MD
LG