Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент улының исеме мәхкәмәдә аталган


Башкортстан Президентының улы Мәскәү мәхкәмәсендә телгә алынган. Кеше үтертүдә һәм иминлек хезмәткәренә ришвәт бирүдә гаепләнеп кулга алынган республиканың экс-сенаторы Игорь Изместьев эшен караганда аны бер шаһит атаган. Ул — эшкуар Юрий Бушев. Юрий Бушев үтертүләр Изместьев кына түгел, тагы бер кеше мәнфәгатендә булган дип, Урал Рәхимовны атаган.

Изместьевның яклаучылары Бушевны иминлек хезмәтенә эшли дип белдергәннәр.

XS
SM
MD
LG