Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөнниләр шыгыйларны гиноцидта гаепли


Гыйракта танылган сөнни сәясәтчеләренең берсе, шыгыйларның коралланган төркемнәрен гаепләп, аларны сөнниләргә каршы юнәлтелгән “геноцид кампаниясе” дип белдерде. Аднан ад-Дулайми, Гарәп илләре җитәкчеләренә “Гыйракта тәңгәллекне саклауга” чакыру белән чыгыш ясады. Ул, күп кенә шыгый төркемнәренә Иран ярдәм итә дип, ассызыклады. Американың Гыйрактагы хәрби көчләре бүген Гыйракта Иран тарафыннан хупланган шыгыйлар төркеменә, шулай ук, “Әль-Каидә” белән бәйле булган сөнни экстремистларга каршы яңа хәрби операцияләр башлануы хакында игълан итте.
XS
SM
MD
LG