Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәдә Хәмас Фәтх яклыларның урам җыенын куып таратты


Газзәдә Хәмас полициясе Фәтх партиясе яклыларның урам җыенын куып таратты. Газзә сызыгында хәкимиятне үз кулына алган Хәмас, бар төрле урам җыеннарын да тыйды. Шулай булуга карамастан Газзә үзәгенә чыккан өч йөздән артык кеше, урам җыенында“Без азатлык телибез” дип кабатлый. Полиция берничә баш күтәрүчене кулга алган. Бу вакыйганы яктыртучы җурналистлардан - төшерүче һәм яздыручы җиһазлары тартып алынган. Фәлестин җурналистлары, каршылык йөзеннән Хәмас уздырган чараларга байкот белдерәчәк.
XS
SM
MD
LG