Accessibility links

Кайнар хәбәр

<p>1937 ел корбаннары</p>


2007 елдагы 7ле саны күп кенә хикмәтләр, могҗизалар турында искә төшерде. Шушы елның июль аеның җиденче көнендә туй үткәрүчеләр бермә-бер артты. “Җиде йолдыз”, “Җидегән чишмә” сүзләре җыр булып яңгырый. Ә бит җиде санының дәһшәтле шүләсе дә бар…37… Шушы санны әйткәч тә Сталин репрессияләренең иң хәтәр чоры булган 1918, 1924, 1930, 1935, 1936 елларда башланган террор гамәлләре һәр авылга, һәр урамга, шәһәрдәге һәр йортка килеп җиткән. Төнге урамнарда кара машанилар, воронокларда кара тужуркалы җәлладлар килеп бер гаепсез кешеләрнең өйләрен тентеп, НКВД занданнарына ташыган. Аларның күпчелеге дистә еллар буе төрмәдә, каторгада газапланган. Ә күпләр һәлак булып чит җирләрдә торып калган: Магаданда, Колымада, НКВД ихатасында, подвалларда. Күпме булган соң алар? Беркем белми. Шунсы ачык, берничә миллион кеше үз дәүләтенең корбаны булып, моны хәзерге буын яшьләре белми дә, аңламый да. Ни өчен, нинди максат белән алар лагерь тузанына әйләндерелгән? Ни өчен аларны айлар буе язалаганнар? Менә шундый тэсирләр уятучы, 1937 елдан соң 80 ел үткән. 2007 елда яшәгән сәяси репрессияләр корбаннары өчен, үзенә күрә “кара юбилей”. Аларны, шул куркыныч көннәрне искә алмыйча булдыралмыйбыз.

Бүген без миллионнарча корбаннарның аерым бер өлеше- татар зыялылары, әдәбият, фән эшлеклеләренең фаҗигасы турында сөйләшербез. Чөнки 37 елның канлы тәгәрмәче аларны беренче чиратта изгән, хәтта милли мәдәни үсешне озак елларга имгәтеп калдырган. Әлбәттә, башка милләт вәкилләре дә 37 елның балтасы астында калган, әмма чагыштырмача зур булмаган 5-6 миллионлык татар халкының берничә мең кешедән торган иҗади һәм фәнни каймагы зур зыян күргән. Күренекле режиссер, язучы, артист, Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булган Рабит Батулла озак еллар буе репрессияләрдән газап чиккән татар зыялыларының язмышын өйрәнгән.

Р.Батулла: Татарның тарихы аның фаҗигаләрдән генә тора, аның күренекле шәхесләрен яки үтергәннәр, яки алар көрәштә һаләк булганнар, яки алар занданнарда черетелгәннәр. М.Солтангалиев, Һ.Атласи, Г.Гобәйдуллин, Г.Нигъмәти, Җ.Вәлиди, М.Галәү, К.Тинчурин, Г.Гали, Г.Толымбай, Г.Ибраһимов, Ш.Усманов, М.Мутин, Ф.Бурнаш, Л.Гыйльми, С.Сарайли, С.Сүнчәләйләр Совет зинданнарында җәзалап үтерелде. Г.Хәсәнәт, М.Шабай, Г.Исмәгыйлев, К.Җаманаклы, К.Нәҗми, Н.Исәнбәт, Б.Урманче, М.Әмир, Х.Туфан, А.Гыйләҗев, А.Тимергалин, С.Рәфыйков, Г.Ильясов, Г.Талин Совет зинданнарында җәзаланды.

Э.Газизова: Күренекле язучы Г.Тукай исемендәге дәүләт бәләге иясе Р.Батулла санап чыккан исемлектә бигерәк тә язучылар, шагыйрьләр һәм прозаиклар күп. Кем һәм нинди максат белән, ни өчен бу талантлы, фидәкар шхесләрне балта астына салган. 1937 елгы кан кою татар әдәбияте өчен 1936 елның октяберендә ВКП(б) өлкә комитеты бюросының карарыннан башлана. Анда ниндидер дошман, буржуаз милләтче элиментларының мөһере сугылган Фатих Сәйфи, Ш.Усманов, Х.Туфан, К.Тинчурин кебек шәхесләр тәнкыйтләнә. Язучылар берлерге, Совет әдәбияте журналы язучыларны дөрес тәрбияләми диелә. Язучылар берлеге һәм аның җитәкчесе К.Нәҗми троцкистларга, буржуаз милләтчеләргә либераль караш күрсәтүдә гаепләнә. Шул ук 36 елның ахрында Ленинградта үткән мәхкәмә намуслы тарихчы Михаил Худяковны һәм тагы өч галимне үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 27 авустында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумында иҗади ителлигенция вәкилләре, галимнәр, идарәчеләр троцкизм һәм милләтчелектә гаепләнә.

Шул карар нигезендә меңнәрчә гаепсез кешеләрне 3 кешедән торган ябык трибуналларда җәзага хөкем итәләр. Атылганнарның, 15-20 елга каторгага җибәрелгәннәрнең чиге юк.

Р.Батулла: Шамил Усманов- ул бит драматург, язучы. Ватандашлар сугышында бернинди куркуны белмичә, иң алдан чапкан баһадир. Ул бит инде бәхет өчен сугышкан. Һәм тынычлык урнашканнан соң, Советларның ата дошманы дип, юеш, таш идәнгә атылганнан соң нәрсә уйлады икән Ш.Усманов.

Шул турыда “Шомлы тынлык” дигән пьеса яздым. Ш.Усмановка кул куй дип кәгазь китерәләр, ул кул куймый. Гаиләңне корытабыз, дип яныйлар. Шуннан соң Шамил, китерегез, кул куям ди. Сөенә-сөенә китерәләр аңа кәгазне. Каләмен карага мана да, бу яланы күрмәс өчен дип, каләме белән күзе аша миенә чәнчә. Монда да батыр бит! Аны аңлатып булмый: ни өчен соң аны шулай изделәр.

Э.Газизова: Бөек язучы Г.Ибраһимов та репрессияга эләгә. Соңгы көннәренәчә илдә барган репрессияләргә ышанмый, бу хәлләрне вакытлыча гына күренеш, Сталинга барып җитмәгән хата гына, дип саный.

Р.Батулла: Мин алар белгәннәрдер дип уйлыйм. Бу үзләрен саклап калу өчен дипломатия булгандыр. К.Тинчурин да атырга алып киткәндә: борчылмагыз, хакылык киләчәк, бу Сталинга барып җитмәгән хата гына, дип китә. Ә бит аны кулга алганчы ул башка гаепсез кешеләрне алып киткәнен күрде, Г.Ибраһимов та күрде. Аңламау мөмкин түгел. Алар бит инде сәясәтне бик яхшы белгәннәр. Сталинны гаепләү тагын да аларның хәлен тирәнәйтер иде. Монда сак кыланырга кирәк, ләкин саклык кына саклап кала алмаган аларны.

Солтангалиевчелектә гаепләп “татарларның каймагы”: рәссам Б.Урманчелар, С.Сүнчәләйләр, сәләмәтлек министры булып торган М.Бөдәйне алып китәләр, нинди гаебе булгандыр аның.

Иң хатәр лагерьларның берсе- Салавкида, татар халкының әдәбияте, музыкасы җыела. Һәм бил чыдамаслык авыр хезмәттән соң алар бергәләшеп җырлыйлар, концертлар куялар. Күбесе үлемгә, 10-20 елга хөкем ителгән, шунда исән калу мәктәбен үтәләр. Салавки- сәнгать мәйданына әверелә. Шунда иң нык кыйналганы К.Тинчурин белән Ш.Усманов була. Ни өчен иң нык кыйналганы? Чөнки мин оешмада Сталинны үтерегә йөредем, мин халык дошманы дип язылган кәгазгә кул куймыйлар. Шуның өчен кичтән таңга чаклы алып китеп изәләр, бер –ике атнадан соң тагын шул ук хәл кабатлана. Иң авыры аңлый алмау, нахак яза көчлерәк. Мин бу мәсьәләдә шаһитларны, М.Әмирне сөйләндердем. Иң нык кыйналаган кеше К.Тинчурин дип әйтеп калдырды ул.

Э.Газизова: Менә шундый газаплы елларда татар әдипләренең күңеле, рухы нинди хәлдә булды икән. Алар бөгелгәнме, сынганмы?

Р.Батулла: Менә шуларны түзгән Бакый ага Урманче 30 ел сөргендә йөри. Һәм кайтып монда ул яңадан үзенең эшен башлады. Аннан исән кайтканнарда бер уртак холык бар- алар елмаялар. Сөйләгәндә елмаялар, хәтта сөргендәге хәлләрене дә елмаеп сөйлиләр иде. Алма-ата сөргендә, ярым иректә чакта да ач яши, бернинди акчасы юк. Алмагачлы дусты кунакка чакыра, миңа бисәгез иде бу алмаларны дип әйтәлмим, җиргә коелганнарын җыям, ди. Аның бит яхшыраклары бар, Бакый, җыеп ал, дисәләр, мин аларны буяу ясар өчен җыям дип алдалыйм, ди. Аннан кайткач пешереп ашыйм, дип сөйләгән иде.

Э.Газизова: Тагын бер сорау турында уйларга туры килә. Ә бит кемнәрдер донослар язган, бер гаепсез кешеләрне кулга алып, язалатканнар.

Р.Батулла: Татар милләтен башсыз калдырырга кирәк, дигән идея кергән берәүнең башына. Татар авылларнында ике күрше сугышып яшәсә дә, берәрсенең гаебе булып, үрәтникләр, жандармнар килгәч, берсен-берсе сатмаган татар. Күрмәдем мин аның көлтә алып кайтканын, дигән, күрсә дә әйтмәгән. Бу безнең борынгы матур гадәтебез. Эләклә син, урламаса да урлады дип әйт- ул юкка чыгачак, дигән әйберне безгә Сталин кертте . Бу бик куркыныч хәл. Ул бәлаләр әле дә бетмәде, ә үзеңнән чак кына яхшырак яшәгән кешене чагу, эләкләү чирен калдырды.

Э.Газизова: Сталин репрессияләре балтасы астына бигерәк татар зыялылары дучар булган дигән караш яши. Сез моның белән килешәсезме.

Р.Батулла: Процент нисбәте белән чыгарсаң, вак милләтнең 2 кешесен алып китсәң дә, русның 300 кешесен алып китүгә бәрабәр була. Ул халык күбрәк иза чиккән булып чыга. Бу вакыйгалардан соң татар әдәбияты зәгыйфләнгән дигән сүз. Инде зинданда үтерелә дигәндә, Фатих Кәрим гариза биреп, фронтка китеп һәлак булды. Рус язучыларыннан Бөек ватан сугышында бер Аркадий Гайдар вафат булды. Калган бар язучылар Казанда, Чистайда, Алабугада яттылар.

Шундый нәсел корытыштан соң да татар әдәбияте, театры яшәп маташа, татар мәдәнияте яшәп маташа, язучыларыбыз, композиторларыбыз да бар. Боларны киләчәктә торгызып була, безнең аңа көчебез бар.

Э.Газизова: 1937 елгы сәяси репрессияләрнең татар зыялыларнына ни кадәр зыян салу турында сөйләгәндә шундый сорау туа: җәзалаучылар һәм эләкләүчеләр нинди максат куйганнар соң? Аларның гамәлләрендә нинди ниятләр булган?

Р.Батулла: Мохтар Мутинны бөтен театр хөкем итә. Хөкем иткән кешеләр дә әле исәннәр иде. Мутинның нинди гаебе бар иде инде? Ул әлбәттә морза малае, гади халыктан чыккан актерларга караганда зур белемле. Үзе партиядә булмаса да, партия тарихын яхшы белгән, сез үз партиягызның да тарихын белмисез дип көлә торган булаган. Калганнарның моңа ачуы чыккан. Ләкин М.Мутинны утыртып беркем дә Мутин булалмый, аның урынын алалмый бит.

Э.Газизова: Хәзерге буын яшьләре репрессия чорында шикаятләр язып, кешеләрене юк итүчеләргә нинди җәза бирү белән кызыксыналар, гаделлек урнаштыру һәм үч алу турында Р.Батулла менә нәрсәләр әйтте.

Р.Батулла: Мин бик нык үрсәләнә идем, ни өчен яза бирмиләр икән дип. Ләкин ул вакытта яңа репрессия башланырга мөмкин иде. Йөресеннәр иректә дип әйтү дә дөрес түгелдер, ләкин аллаһ күрә аны. Х.Туфан өстеннән язган кешене дә фаш иттеләр. Бу шагыйрь Х.Туфанның аягына ятып гафу үтенде. Заһидә Тинчурина ирен саткан кешеләрне минем янга килеп йөриләр, ләкин мин берсенә дә син Кәримне саттың дип әйтмәдем, воҗданы каршында җавап бирсен, диде. Тик бик күп кеше аларның халык дошманы булуларына ышана да иде. Утыртылган кешеләрең дә барысы да гаепсез түгел, ләкин алар бик аз. Кайберләре донос язып, гаепсез кешеләрне утырталар да, алырга кеше калмагач, саткан кешеләрнең үзләрен алып китәләр.

Э.Газизова: Еш кына менә шундый сорау да туа. Ә бүгенге шартларда дәүләт машинсы шундый репрессив гамәлләргә сәләтле микән. Һәм террор шартларында җәмәгатчелек үзен ничек күрсәтер иде икән?

Р.Батулла: Яңа гына ГКЧП булып үтте. Өч көн эчендә исемлекләр репрессияга эзер иде. Яшерә башладылар кульязмаларны. Минем “Сөембикә” романы да яңа басылып кына ята иде. Төзелгән комиссиянең башына куелган кешенең исеме дә билгеле.

Э.Газизова: Мондый хәлләр кабатланмасын өчен дәүләт тә, җәмгыять тә халыкның рухы да үзгәрергә тиеш булып чыга. Сәясәтчеләр һәм татар зыялылары андый заманнарның бөтенләй кайтмавына ышанмый. Намус, әхлак һәм гаделлеккә корылган гражданлык җәмгыятен кайдан алырга соң?

Р.Батулла: Без әле яңа НЭПны кичерәбез. НЭП узгач барысы да үз урынына утырыр дигән өмет бар. Кайтырга кирәк ихлас дингә. 70-80 ел элек бит башта динне бетерделәр: мәчетләрне кистек, Коръәнне яктык. Бердәнбер юл иманга кайтырга кирәк.

Э.Газизова: Тарихчы Булат Султанбәковның “Гасырлар авазы” дигән мәкаләсендә күрсәтелгәнчә, 1937-38 елларда 40 мең кешене ату турындагы исемлекләрне шәхсән Иосиф Сталин имзалаган. Хәзерге коммунистларның митингларына да шул ук Сталин рәсемнәрен күтәреп чыгалар. Барлыгы 700 мең кеше үлемгә хөкем ителгән. Соңрак бу санның тагын да күбрәк булуы ачыклангын. Сталинның имзасы 357 исемлеккә куелган. Сталин ялда вакытта Молотов беренче имза куеп 372 исемлекне раслаган, Коганович 188, Ворошилов 185, Жданов 175 кешене атырга кул куйган. 1937-38 елларда Татарстанда 3000 кеше юк ителгән, шуларның 400 шәхсән Сталин күрсәтмәсе буенча.

Бу бары тик Татарстанда гына һәм иң беренче чиратта татар милли рухын саклаучыларга карата курсәтелгән золым. 1937 елның күләгәсе бу көннәрдә тагын да шомлырак булып күренә. Бигерәк тә бу вакыйганы татар җаны онытырлык түгел.

Эльмира Газизова

XS
SM
MD
LG