Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Камаз” Амурга йөз тота


Татарстанның икътисадий яңалыкларына килгәндә, шушы көннәрдә, республиканың ике эре ширкәте, “Татнефть” һәм “Камаз” беренче яртыеллыкка үзенең табышын исәпләде. Тикшерүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, “Татнефть”нең табышы 11 % кимегән, ә менә “Камазн”ның ярты еллык табышы 40% атркан. Өстәвенә республикада машина җитештерүче бу ширкәтнең абруе көннән-көн арта. Күптән түгел “Камаз” җитәкчелеге Амур өлкәсенең "Кранспецбурмаш" һәм "Амурдормаш" заводларында булган. Әлеге рәсми сәфәр вакытында “Камаз” бу ике ширкәтнең һәрберсенең 50% акциясен сатып алган. Кайбер икътисад белгечләре белдергәнчә, Амур өлкәсе губернаторы Николай Колесов, үз янына Татарстан хокүмәтендә эшләп киткән дусларын гына түгел, ә Татарстанның икътисади көчләрен дә үз янаны туплый.

XS
SM
MD
LG