Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы сувениры әлегә юк


Моннан бер ай элек Чаллы мәдәният идарәсе Кама сәнгать һәм дизайн институты белән берлектә “Чаллы сувениры” дип аталган бәйге игьлан иткән иде. Бәйгенең жюри рәисе Эльмира Әхмәтшина әйтүенчә, сувенирлар ясау ярышында 100дән артык кеше катнашкан. Һәм менә шушы кешеләрнең иҗат эшенә йомгак ясалды. Дөресен әйтергә кирәк, диде Эльмира ханым, тәкьдим ителгән эшләр арасында яңа, үзенчәлекле сувенирлар юк дәрәҗәсендә. Шулай да, Чаллының үз сувенирын булдырганчы, мондый бәйгеләрне үткәрәчәкбез, дип белдерде. Күрсәтелгән сувенирлар арасыннан “Азатлык” хәбәрчесе, милли үзенчәлекле булганнарын эзләп карады. Ләкин, менә бу татар сувениры дип әйтерлеген тапмады. Шушы бәйгене оештыручыларның берсе булган Кама сәнгать институты ректоры Хуҗамөхәммәт Нургалиев, шушы институтның кафедра мөнире, дизайнерларның халыкара Шура әгьзасы Шамил Мотыйгуллинга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттем:

-Бүгенге сувенирлар бәйгесендә татар тормышын, тарихын чагылдырган сувенирлар җитәрлек дәрәҗәдәме?

-Бар. Вакыт бик аз булды. Бөтен кешегә хәбәр иттек. Ләкин барысы да катнашмады. Алдагы көндә Татар сувенирына да игьтибар итәрбез.

Ш.Мотыйгуллин:

- Сүз Чаллы сувениры турында бара. Безнең шәһәр яшь. Нинди сувенир килеп чыгар, әлегә билгесез. Татарча сувенир ясаучы осталар әлегә аз.

Әңгәмәдәшләрем Хуҗамөхәммәт Нургалиев, Шамил Мотыйгуллин Чаллының интернационал шәһәр булуына, яшьләрне дә шул рухта тәрбяләргә кирәклеген әйттеләр. Бу инде Чаллының символына әйләнәчәк сувенир да интернационал булырга тиеш дигәнне аңлата.

Әлеге бәйгенең йомгак өлешендә Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев катнашты һәм күргәзмә белән танышканда мондый фикерен әйтте:

- Петербур шәһәре сабан-туена баргач, миңа, чиләк-көянтә күтәргән татар кызы сынын бүләк иттеләр. Бронзадан эшләнгән, авырлыгы 3кг чамасы. Мин аны эш бүлмәсенең түренә куйдым. Татарстаннан читтә яшәгән татарлар сувенир ясарга өйрәнгәннәр,- диде В.Шәйхразиев.

Шулай да, Чаллы сувенирлары арасында бер кызыклысы да бар иде. Балчыктан ясалган шахмат тактасына балчык фигуралар куелган. Җилкәсенә тәкә күтәргән Сабантуй батыры – король, милли киемле татар кызы – королева, капчык киеп йөгерүчеләр, гармунчылар сыны башка фигураларны тасвирлый иде. Бәйгегә нәтиҗә ясаганда татар иҗат кешеләре әлләни күренмәде. Чаллының яшь шагыйре Фидаил Мәҗитов тәэсирләрен җиткерәм:

- Кызганычка каршы монда Чаллы татарлары горурланырлык сувенирлар юк иде. Күргәзмәне оештыручыларның алга таба моңа игьтибар бирәчәкбез диюләре өмет уята.

“Чаллы сувениры” бәйгесе менә шундый хисләр калдырды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Шәйхразиевның мондый сүзләрен дә җиткерәм:

-Бәйрәмнәрдә, аеруча Сабантуенда аптырап калабыз, килгән кунакларга нәрсә бүләк итәргә? Әлегә горурланып тапшырырлык Чаллы сувениры юк.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG