Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы телеканалларның җәйге рейтингы билгеләнде


“GALLUP MEDIA” оешмасының июль ае нәтиҗәләре буенча “Беренче” каналны Казан халкы күбрәк карый икән. Аеруча “Одноко”, “Время” тапшыруларын һәм “Татьянин день” сериалын. Икенче урында “Эфир” телеканалы, андагы “Город” мәгълүмати тапшыруы белән “һава торышы” чыгарылышы күп тавыш җыйган. Өченчедә “Рүссия” каналының “Татарстан яңалыклары”. - Бездә “Дом-2” проектлары, үз сериалларыбыз юк, шуңа күрә “яңалыклар”ны халык күп карады дигәнгә гаҗәпләнмим. Шул ук “Рүсия- Татарстан” каналында да “GALLUP MEDIA” оешмасының нәтиҗәләрен күзәтеп баручы Фирдүс Гыймалтдинов аларның ничек нәтиҗә чыгаруларын болайрак аңлатты. - Минем мәгълүматлар буенча Казанда 100гә якын пипылметр бар. Ул телевизорга куела торган җайланма. Шулар буенча гаиләләрнең нинди тапшыру каравын автоматлар санап тора. Шуңа күрә ул нәтиҗәләргә телеканаллар бик хәтәр карыйлар, рейтинг нәтиҗәләре бик үк дөрес булмаска да мөмкин диләр. - Рейтингларны сатыла дип тә әйтәләр!.. Шуңа да карамастан рейтинг телевидение өчен мөһим нәрсә ди анда эшләүчеләр. - Халык караса реклама бирүче була, акча керә. Рейтинг булмаса реклама да бирмиләр…-ди “СТС-Казан” телеканалының “История в деталях” тапшыруы редакторы Наилә Набиуллина. “СТС ”рейтинг буенча 4 урында, башкала халкы аларның сериалларын, “История в деталях” тапшыруларын күбрәк карый булып чыкты. Җәй көне телевизорны халык иртә белән күбрәк кабыза икән. Иң зур рейтинглар көзен була диләр. “Яңа гасыр” телеканалына килсәк, GALLUP MEDIA аны артка калдырган. - Миннән бу нәтиҗәләрне чыгарганда сорашмадылар. “Яңа гасыр”ның караучылары Татарстанда гына түгел чит төбәкләрдә дә күптер дип уйлыйм. Рейтинг нәтиҗәләре дә объектив булырга охшамаган. - ди Казан дәүләт университетының журналистика факультеты укытучысы Илһам Фәттахов. Тележурналист Фирдүс Гыймалтдинов та бу каналның башкаладан читтә район-авылларда яратып тыңлауларын әйтте. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG