Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Питербур тимер юлында һаләкәт


Новгород өлкәсендә тимер юл казасы нәтиҗәсендә өзелгән тимер юл хәрәкәте бер тәүлек эчендә торгызылачак. Хәзергә бер генә юл ачылган Мәскәү-Питербург тимер юлында тиз йөрешле поезд Новогрод өлкәсендә һәләкәткә очраган. 60 кеше зарар күргән. Радиобыз хәбәрчесе мәгълүмәтләренә караганда 33 кешене хастахәнәгә салганнар, берничә кеше авыр хәлдә. Радиобыз хәбәрчесенә поезд йөртүче Алексей Федотов, шартлау мизгелендә поезд сәгатенә 185 чакырым тизлектә бара иде, дип белдергән. Поезд тулысынча туктаганчы тагын 700 метр араны узган. Генпрокуратурада поездның җимерелүе, кулдан ясалган шартлаткыч шартлавыннан килеп чыккан дип белдерә. Террорчылык турында җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG