Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сызыгында Израиль хәрби операция уздыра


Дүшәмбе кич белән Израильнең Газзә сызыгында уздырган операциясе нәтиҗәсендә 4 фәлестинле үтерелгән, 14-е яраланган. Фәлестин чыганаклары, һаләк булучылар арасында баласы белән бер хатын –кыз һәм Хәмас төркеме сугышчысы бар, дип белдерә. Яраланганнарның күбесе –«Ислам җиһады» төркеме һәм “Хәмас” сугышчылары. Хәбәрчебез мәгълүмәтләренә караганда, Израиль ягы бу операциянең максаты террорчыларны юк итү иде, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG