Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лариса Арапны хастахәнәдә мәҗбүри тоталар


Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин, “Берләшкән ватандашлар фронтының” Мурманский активисты Лариса Арап дәвалануын өендә уздырырга тиеш, дип саный. Ул, бу карар ничек тиз кабул ителсә, илнең абруе өчен шул дәрәҗәдә әйбәт булачак, дип белдерде. Июль башында Лариса Арап мәҗбүри рухи хасталар хастахәнәсенә ябылган. Узган атнада бәйсез табиблар уздырган экспертиза, җурналистны хастаханәдә тоту өчен нигез юк, дип белдергән иде. Табибларның нәтиҗәсенә карамастан, Апатит шәһәр мәхкәмәсе Лариса Арапны хастахәнәдә калдырган.
XS
SM
MD
LG