Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Питербур тимер юлында хәрәкәт яңартылды


Мәскәү-Питербур поезды каза күргән Октябрь тимер юлында хәрәкәт торгызылган. “Русия тимер юллары җитәкчелеге”, тимер юллардагы җинаятләр өчен хөкем чараларын көчәйтергә кирәк, дип басым ясый. Бу хакта бүген бу ширкәт башлыгы Владимир Якунин белдерде. Новогород өлкәсендә тимер юл казасында зарар күргән 60 юлчыдан 19ы Питербур хастаханәләрендә кала бирә. «Интерфакс» агентлыгы ике кеше авыр хәлдә, дип хәбәр итә. Радиобызның Төньяк-Кавказ редакциясенә шалтыратып, үзен кыр командиры Рияд Салихинның урынбасары итеп таныткан берәү, поездны шартлатуда җаваплылыкны чечен сугышчылары үз өстенә ала, дип белдергән. Ләкин бу мәгълүмәтне башка чыганаклардан раслау юк. Террорчылык дигән матдә белән җинаять эше кузгатылган
XS
SM
MD
LG