Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт серен фаш итүдә адвокат гаепле дип табылган


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе, дәүләт серен фаш итүдә гаепләнгән, танылган адвакат Борис Кузнецовны җинаять эшенә тартуга рөхсәт - канунлы дип белдерде. Ул рөхсәтне июль уртасында башкала прокуратурасы гөзере белән Тверь мәхкәмәсе биргән иде. Адвокатны җинаять эшенә тарту, аның тарафыннан, элекке сенатор Левон Чахмахчянның телефон сөйләшүләре тикшерелә дигән дәлил белән, телефон сөйләшүләре язылган мәгълүмәтне Конституция мәхкәмәсенә тапшыру сәбәп булган. Прокуратура раславынча, ул мәгълүмәтләрдә дәүләт сере булган, аны фаш итәргә ярамаган.
XS
SM
MD
LG