Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганыстанда тотыкларны азат итү сөйләшүләре дәвам итәчәк


Әфганстанда Көньяк Корея тотыкларын азат итү сөйләшүләре пәнҗешәмбе көнне дәвам итәчәк дип, кызыл хач һәм кызыл ярымай оешмасы вәкиле хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда оешма, талиблар һәм Көньяк Корея вәкилләре очрашасы урынны әзерли.Әфган хәкимиятләре сөйләшүләрдә катнашучыларның иминлегенә ышаныч бирә. Бер айга якын элек тотык итеп алынганнардан 19 кеше талиблар кулында. Ике тотыкны талиблар үтерде, ике хатын-кызны азат итте.
XS
SM
MD
LG