Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан федераль министрлык яки хезмәт белән аерым килешүләрне дәвам итә


Татарстан Русия белән килешү төзегән бердәнбер төбәк булып кала. Башкортстан исә кәрлә килешүләр белән чикләнә. Ягъни, республика һәм федераль министрлык яки хезмәт белән аерым килешү төзелә. Шундый беренче килешү Русиянең экология, технология һәм атом күзәтүе хезмәте белән төзелгән иде. Инде тагы бер килешү төзелде. Монысы федераль геодезия һәм картография хезмәте белән. Әлеге килешүгә яраклы, Башкортстанның табигать байлыклары спутник аша күзәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG