Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чүпрәледә Татарстанда иң яшь район башлыгы билгеләнде


16 августа, Татарстан тарихында, рәсми рәвештә беренче тапкыр иң яшь район башлыгы билгеләнде. Чүпрәле районының яңа башлыгы, Тимур Нагумановка – 24 яшь.

Пәнҗешәмбе Чупрәле район шурасы утырышында, аны республика премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Башта депутатлар белән бу урынга ике кеше тәкъдим ителгән, Тимур Нагуманов, һәм районда “Таттелеком” бүлеген җитәкләүче Марс Сөләйманов. Сайлаулар нәтиҗәсендә күпчелек беренче тәкъдим ителүчегә тавыш бирде.

Күп кенә сәясәтчеләр, моны зур җиңү дип бәяләсәләр, икенчеләр яшь егеткә көнләшми. Чөнки бу район бүген бик авыр хәлдә ди алар. Бу турыда пәнҗешәмбе узган утырышта премьер-министр да әйтте. Биредә мәктәрләр, янгын сүндерү бүлегендә, һәм башка кайбер өлкәләрдә хәллән мөшхел икән. Аннан соң халыкта бик нык байларга һәм ярлыларга аерыла. Районны тәртипкә китерер өчен аңа яшь җитәкче кирәк, без аңа булышырбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Тимур Нагуманов үзе исә, бу яңалыкны хөрмәт белән кабул итеп, районны аякка бастырыр өчен бар нәрсәне эшләргә вәгъдә итте. Күтәрерме юкмы, вакыт күрсәтер, әмма шунсын әйтергә кирәк, Чүпрәле районы башлыгы тәхете инде, бик үк саф һәм чиста тәхет түгел. Моңа кадәр район башлыгы булган Җәүдәт Гафуров бу урында эшләп җинаять эшендә гаепләнде. Аны бюджет акчаларын үз максатларында файдаланганда гаеплиләр. Әлеге җинаять эше өчен иң югары хөкем 10 ел төрмә. Әлегә бу эш тикшерелә.

Берничә ай элек Җәүдәт гафуров, район башлыгы вазыйфаларын калдырып, “Таттрансгаз” ширкәте җитәкчесе урынбасары булып эшләргә кереште.

Яңа район башлыгы Тимур Нагумовка килгәндә ул Казан дәүләт икътисад һәм финанс институтын тәмамлаган. Яшел Үзәндә “Остин” ширкәте җитәкчесе, Буа шикәр заводында бүлек модире, 2006 елдан “Борондык элеваторы” ширкәтенең башкарма җитәкчесе булып эшләгән. Ләкин моннан тыш Тимур Нагуманов җәмәгатьчелеккә, кайчандыр республиканың финанс министры булган, хәзер «Татфондбанкта» эшләүче Дмитрий Нагумовның малае буларак билгеле. Әйтергә кирәк, “Борондык элеваторы” да “Татфондбанкның” милеге. Шуңа күрә кайбер сәясәт белгечләре, яшь башлыкның йомшак тәхеткә, үз көчләре белән түгел, ә әтисе булышлыгы белән күтәрелүен фаразлый.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG