Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла президенты конституцияне үзгәртергә тели


Венесуэла президенты Уго Чавес конституциянең киң күләмле реформа планы белән чыгыш ясады. Тәгъдим ителгән үзгәртүләрдә - президентны ике тапкыр гына сайлау канунын гамәлдән чыгару һәм президентлык вакытын алты елдан җиде елга кадәр озайту. Чавес шулай ук, эш көнен кыскартуны, икътисад һәм чит ил инвестицияләрендә хөкүмәт вәкәләтләрен арттыруны, үзәк банк вазифаларын тарайтуны тәгъдим итә. Эш сәгатьләрен кыскарту турында Чавес “Эшче кешенең шәхес буларак үсешенә күбрәк вакыт калсын өчен, эш көне алты, эш атнасы 36 сәгатьтән артмаска тиеш”,- диде. Милли ассамблея депутатлары каршында чыгыш ясаган Уго Чавес, Венесуэлада “дөньядагы иң тере демократия” дип, белдерде.
XS
SM
MD
LG