Новгород өлкәсендә поезд шартлатылганнан соң, Русиянең кайбер төбәкләрендә өстәмә иминлек чаралары кертелгән.
Мәскәүдә паспорт реҗимы катыланган. Мөһим транспорт даирәләрен саклау көчәйтелгән.
Соңгы хәбәрләргә караганда, поезд казасында зарар күргән 60 кешедән 19 ы әле хастахәнәләрдә кала. Тимер юлның каза булган өлешендә хәрәкәт тулысынча торгызылган.