Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Протек” ширкәте директоры тоткарланды


Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе, ришвәт алуда шикләнелгән “Протек” ширкәте мөдире Виталий Смердовны кулга алырга рөхсәт биргән. Эшкуарны чәршәмбе көнне тоткарлаганнар. Башка хәбәрләр әлегә билгесез. “Протек” ширкәте Русиядә дару әзерләүче ширкәтләрнең иң эресе булып санала. Ул озак вакытлы дарулар белән тәэмин итү программасында катнашучы. Смердов, узган ел, Русия Генпрокуратурасы мәҗбүри медицина страхованиесенең федераль фонды җитәкчеләре өстеннән кузгаткан җинаять эше буенча шаһит буларак чакыртылган иде.
XS
SM
MD
LG