Хәрби җитәкчелек, гысьянчылар белән сугыш чәршәмбе көнне, Багдадның төньягында булды дип хәбәр итә. Бүген Гыйракның башкаласында шартлаудан 9 кеше һаләк булган, 17 кеше яраланган.
Әль-Әрәбия телеканалы хәбәрләренә караганда, миналанган машина, базар янында,
автобус тукталышыннан ерак түгел бер җирдә шартлаган.
Киркук шәһәрендә, Гыйракның иминлек көчләре операциясе вакытында 87 экстремист тоткарланган, кораллары тартып алынган.