Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татар яшьләре Татарстанда укырга керде


Башкортстаннан быел да бер төркем татар яшьләре Татарстандагы югары уку йортларына квота буенча укырга керде. Быел анда укырга керергә теләүчеләрнең исемлеген Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре күпкә алдан ук төзегән иде инде. Быел Башкортстан татар яшьләре Казан белән Яр Чаллыдагы югары уку йортларын сайлаган. Әле генә Уфадагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кифая Фазлетдинова Казаннан әйләнеп кайтты. Нәкъ менә ул татар балалары төркемен июнь ае азагыннан бирле инде Казандагы имтиханнары вакытында хәстәрләп йөртте. Яшьләрнең барлык проблемалары хәл итү, яшәү, имтиханарга әзерләнү мәсьәләләре белән турыдан-туры ул шөгыльләнде.

“Бу эштә миңа Казанда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты һәм башка милли оешмалар әгъзалары зур ярдәм күрсәтте, - ди Кифая ханым Фазлетдинова. – Минем җаваплылыктагы 17 кыз белән егетнең барысы да диярлек бюджет нигезендә укырга керде. Бары тик икесе генә коммерция нигезендә имтихан бирде”, - ди ул.

Әлбәттә, Башкортстан татар егетләре белән кызлары арасында квоталарга гына карап тормаучылары да җитәрлек. Ел саен үзләре генә барып та Казандагы һәм Татарстандагы башка шәһәрләрдәге югары уку йортларына керүче Башкортстан татар яшьләре дә дистәләрчә җыелып китә. Аларның кайберләре Казандагы теге яки бу оешмада, ширкәттә практика үтеп, үзләрен гел уңай яктан күрсәтә икән, Татарстанда эшләү өчен махсус чакыру да ала.











Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG