Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан балы данын күтәрәләр


Җомга көнне Башкортстан умартачыларының һәр елда оештырыла торган республика күләм бәйгесе башланды. Быел ул Әлшәй районында, Аксен авыл хуҗалыгы техникумы биләмәләрендә үткәрелә. Анда бар республикадан тәҗрибәле умартачылар да, яшь белгечләр дә җыелды. Әлеге бәйге үз эченә бик күп чараларны ала. Башкортстанда соңгы елларда умартачылыкка зур игътибар бирелә башлады. Ел да оештырылучы бәйгеләр дә шушы юнәлештә тәҗрибә уртаклашу өчен бик файдалы булып тора. Мәгълүм булуынча, өч ел элек Башкортстан үзенең умарта кортлары балын дөнья базарында сату өчен рөхсәт алды.

Тәүге экспорт баллары Америка Кушма Штатларына озатылган иде. Башкортстаннан беренче экспорт партиясе генә дә 20 тонна тәшкил итте. Аннан соң тагын татлы ризык берничә тапкыр озатылды океан артына. Алдагы елларда АКШка 1 мең тоннага якын Башкортстан балын озату күз уңында тотыла.

Башкортстанда хәзер республикада борын-борыннан популяр булган чолыкчылык, ягъни кыргый бал кортларын үрчетүгә дә зур игътибар бирелә. Хәтта Польшадан белгечләр килеп, Башкортстандагы чолыкчылыкны үстерү тәңгәлендә тәҗрибә туплап китте һәм республика чолыкчыларын үзләренә дә чакырып алды. “Әле Әлшәй районында башланган бәйгедә дә чолыкчылык юнәлешен үстерүгә бәйле сүз күп булачак, алда торган башка чараларда да шуңа дикъкатьне җәлеп итәчәкбез”, - ди Башкортстанның Умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Әмир Ишемгулов.

Әлшәй районында умартачыларның республика бәйгесе шимбә көнне дә дәвам итәчәк. Анда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшыру да каралган. Умартачылар бу чара барышында үзара хезмәтттәшек турында килешүләр дә төзергә ниятли.

XS
SM
MD
LG