Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы корылачак эшчәнлек барышын тикшерүгә багышланган утырыш


Җомга көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты җитәкчелегендәге Иминлек шурасының чираттагы утырышы булды. Тикшерелгән мәсьәләләрнең иң зурысы һәм кызыксыну уятканы – наркомания белән көрәшнең республикада торышы мәсьәләсе булды. Бу юнәлештә Татарстанда шактый зур тәҗрибә тупланган яңа максатлар һәм эш ысуллары каралган.

Иминлек шурасы утырышында Совет секретаре Венер Сәлимов, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республиканың министлык һәм ведомстволары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, Казанның югары белем бирү йортлары ректорлары, муниципаль берәмлек башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты. Утырыш республикада наркотикның законсыз әйләнешенә каршы корылган эшчәнлек барышын тикшерүгә багышланган иде.

Иминлек советы каршында наркотик матдәләрне куллануга көрәш буенча тармакара комиссияне премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлеева җитәкли. Соңгы 7 елда наркомания белән көрәш буенча 2 программа төзелеп тормышка ашырылган. Хәзер өченчесе әзерләнгән. Барлыгы шушы чорда наркоманияне туктату өчен 500 миллион сум акча кертелгән. Агымдагы елда әлеге проектны гамәлгә кую өчен 70 миллион сум акча тотылачак.

Зилә Вәлеева әйтүенчә, 2000 ел белән чагыштырганда, наркотик куллануның үсеш тизлеге бөтенләй туктатылмаса да, шактый кимегән. Элек бу үсеш ел саен 15-20 процент булса, хәзер 4 процент тәшкил итә. Шулай да зур шәһәрдә наркотиклар ташкынын туктатуга ирешелмәгән. Иң җитди һәм катлаулы хәл Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы һәм Казан шәһәре дип әйтелде утырышта.

Хәзер Татарстанда барлыгы 8400 кеше наркомания белән авырый. Белгечләр бу санның төгәл булмавын, чынлыкта исә аның 5-6 тапкыр артыграк булуын фараз итә. Ел саен наркомания белән авыручыларның саны 10-20 процентка артып барган Россия төбәкләрендә хәл бик киеренке. Хәзер Россиядә 6 миллион кеше наркотик матдәләрне куллана дип санала. Чынлыкта бу сан тагы да югарырак. Башка төбәкләргә караганда яхшырак дип саналган Татарстан шартларында ел саен 400 ләп кеше наркотик куллану нәтиҗәсендә дөньядан китә. Иминлек шурасы утырышында наркоманияне кисәтүне тагын да нәтиҗәлерәк оештыру турында сөйләштеләр.

Соңгы вакытта республика мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында укучыларны организмда наркотик матдә булу – булмауга тикшерү эшләре алып барылды. Бу тикшерү вакытында республика буенча шактый зур сандагы яшь кешеләрнең наркомания ятмәсенә эләгүе ачыкланган.

Казанда чыгып килүче “Антинарк” фәнни-практик журналда күрсәтелгәнчә, наркотиклар безгә күпчелек очракта Казахстан, Кыргызстан, Таджикистаннан кертелә.

Наркотик таратучылар буенча дистәләгән җинаять эшләре ачылган, йөзләрчә килограмм наркотик һәм психотроп матдәләр тоткарланган.

Наркомания белән көрәш буенча Федераль хезмәтнең Татарстан бүлекчәсе, хокук саклау оешмалары, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау министрлары үзара хезмәттәшлек итәргә тырыша. Утырышта бигрәк тә наркоманиянең җинаятьчелек үсешенә тәэсир итүе игътибарга лаек булды. Шушы елның 5 аенда гына наркотиклар белән бәйле 2200 җинаять теркәлгән. 100 мең кеше санына 58 наркоҗинаять белән бәйле хокук бозу теркәлгән.

Бүгенге утырышта яңа программа буенча эш формаларын камилләштерү турында сүз барды. Утырышта наркомания белән көрәшү өчен тәрбияви, мәдәни чараларны үзәккә куелачагы әйтелде. Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән бу юнәлештә махсус күчмә төркем оештырылачак. Медицина белгечләре, педагоглар, хокук саклау органнары вәкилләреннән торган төркем Татарстан районнарына йөреп, ата-аналарга наркотикларның зарары, балаларны бу афәттән саклап калу чаралары турында сөйләячәкләр.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG