Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон:Тывада президент Путинның халык алдында билгә кадәр чишенеп йөрүенә сез ничек карыйсыз?


-

Тыва республикасында берничә көн дәвам иткән сәфәр вакытында ил башы халык , хәтта журналистлар каршында да ярым шәрә килеш йөргән. Әлбәттә, бу фотосүрәтләрне бастырып, көйләнде бу көнннәрдә кайбер басмалар. Аерым алганда әлеге сүрәтне ап-ачык итеп Комсолмольская Правда газетасында күрергә була. Казан халкы, Путинның болай ярым шәрә йөрүенә ничек карый.

Хәзер, мин табигый, - дип саныйм. Ул элек партия вакытында ничек инде хөкүмәт җитәкчесе шулай фотога төшсен?- дигән нәрсә бар иде.

Бар идеме ул чынлап та?

Элек ул теге, костюмный галстуклы вакыт иде бит.

Ә хәзер демократия җилләре булгач, иркенлек. һәм мин моңа критика белән карамыйм.

Аннан соң без бит инде бик күп өлкән яшьтәге җитәкчеләрне күрдек, 70-80 яшьлекләрне. Безгә горурланырга кирәк шундый яшь энергияле җитәкчебез шушындый илне алып бара, көчле, спорт белән шөгельләнә, дип.

Ул үзенең матур гәүдәсен халыкка күрсәтә. Ир-ат өчен бу бик зур +.

Минем карашым бик тискәре. Нинди генә газета булмасын, илнең хуҗасы бердәнбер, болай төшерү бернәрсәгәдә сыймый.

Журналистларның мондый кыланулары бик ярарлык эш түгел, әлбәттә. Алар хәзер бигрәк тә йолдызларның һәм шундый югары ил башлыкларын төрле рәвештә фотога төшереп калыр өчен йөгереп йөриләр, аларны берәр этлек эшләүдә тоту , яки аларга әшәкелек эшләү ниятеннән, алай ярамас иде, илнең җитәкчеләренә карата.

Ул бит инде гадәти кеше, ил башы булуга карамастан. Аның да ял итәргә хокукы бар. Мондый халыкчан фотолар, аны халыкка якынайта гына. Аның болай фотога төшүеннән беркемгә дә зыян юк, дип уйлыйм, димәк, бу гонаһ түгел.

Бу этикетны бозу түгел . Кеше балык тота. Мунчага барганда да, чишенеп барадыр инде ул.

Кеше ял итә, балык тота.

Табигатьтә үзен ирекле тойган ул. Ә урманда сакчылар тирәләп алганнардыр инде, аны саклап. МЧС башлыгы Тыва иленнән бит, Кызылдан . Алар элек аерым бер ил иде.

В В Путинның билгә чаклы чишенүе, бердән аның халыкка якын икәнлеген күрсәтеп тора. Хәтерләсәгез, монда Сабантуйга килгәндә дә чишенеп , йөзе белән катыкка чумып, тәңкә эзләгән иде.

Монда бернинди дә куркынычлык юк. Бүгенге Президентыбызның имиджы шундыйрактыр инде, күрәсең эчкерсез, саф, дип әйтәсем килә, ләкин шикләнәм бераз . Ә ни өчен дигәндә, татар буларак минем позициям мәгълүм.

Ә ничек соң?

Минем өчен иң кыйммәтле нәрсә , аның чишенүендә татарларга файдасы булса, бик яхшы.

Аның һәр кеше кебек үк ял итәргә хокукы бар.

Әйтә алмыйм бернәрсә дә .

Аның гәүдәсе спортсменныкы, фигурасы да матур. Бар хатын -кызлар да карасыннар.

Мин каршы түгел, әлбәттә. Бөтен ирләр дә билгә кадәр чишенәләр инде. Әмма Путинны мин күз алдыма да китерә алмыйм.

Күз алдыгызда бит .

Күз алдымда да бит, әмма Президентны күлмәксез, галстуксыз газетага, андый рәвешендә төшерергә кирәкмәс иде. Шаккатам.

Шулай да фигурасы бик әйбәт.

Силвестор Сталлоне.

Ул бит спортсмен. Карагыз, ул нәрсә белән генә шөгельләнми.

Соңгы вакытта аның самолетта очканын күрдем, көрәш белән дә шөгельләнә ул. Ул бит яшь, һәм шул ук вакытта ул бик матур күренә. Безнең президентыбыз ныкъ, көчле, сәламәт ир кеше.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG