Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Фридом Һаус Европа» яшьләр хокук саклаучы оешмасын ябуга каршылык белдерә


«Фридом Һаус Европа» дип аталган халыкара хокук яклаучы оешма, Русиядә яшьләрнең кеше хокуклары өчен дип аталган халыкара хәрәкәтен гамәлдән чыгаруны каты тәнкыйтькә тотты. Түбән Новгородтагы урнашкан бу оешма, башкарган эше хакында еллык хисап бирмәде дигән сылтау белән, Федераль теркәү хезмәте басымы астында ябылган. Хокук яклаучылар, ул хисап федераль теркәү хезмәтенең Мәскәүдәге үзәк бүлегенә җибәрелгән иде, дип белдерә. “Фридом Һаус Европа” оешмасы җитәкчесе, бу хәлне Кремльнең Русиядәге бәйсез иҗтимагый оешмаларны тар-мар итү сәясәтенең бер күрсәткече, дип атый.
XS
SM
MD
LG