Accessibility links

Кайнар хәбәр

Би-Би-Синең Мәскәүгә тапшырулары ябылган


Би-Би-Синың рус хезмәте Мәскәүдәге ФМ ешлыгыннан мәхрүм калган. Бу хакта радиобызга Би-Би-Синың Мәскәү бюросы җитәкчесе Константин Эггерт хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, дулкыннарында Би-Би-Си радиосы тапшырулары яңгыраган “Большое радио” хуҗасы, аларның тапшырулары эфирдан лицензия бирүче оешмаларның таләбе белән алына, дип белдергән. Би-Би-Си, бу эшләр белән шөгылләнүче Федераль хезмәттән, бу карарны яңадан тикшерүне сорарга ниятли. Радио мондый проблемалар белән беренче тапкыр гына очрашмый инде. Узган ел Мәскәүдә аларның тапшыруларын эфирга бирүдән “Радио Арсенал” баш тарткан булса, быел Питердагы “Радио Ленинград” тапшырмый башлаган..
XS
SM
MD
LG