Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиягә төшкән ракета вакыйгасын чит ил белгечләре тикшерә


Русия белгечләре һәм Тышкы эшләр министрлыгының мөһим вазифалар илчесе Валерий Кенякин, ракета вакыйгасына Русиянең катнашы барлыгын исбат итүче ышандырырлык дәлилләрне Грузия китерә алмады, дип белдерде. Белгечләр Тифлиснең Русия очкычыннан атылган дип раслаган, ракета төшкән Цителубани авылы янында булганнар. Шуннан соң алар ракета калдыкларын да караганнар. Шушы көннәрдә АКШ, Латвия, Швеция белгечләре 6 августта билгесез бер очкычның Русия ягыннан Грузия һава киңлекләренә керүен раслаган. Русия бу мәсьәләне БМО Иминлек Шурасында тикшерүгә юл куймады.
XS
SM
MD
LG