Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кызыл Байрак”та Сәлих Сәйдашевка багышланган кичә Кәрим Тинчурин иҗаты белән үрелеп барды


18 август көнне, бу якшәмбедә, “Кызыл Байрак” авылы яр башында үткән, сәнгать бәйрәменә, халык башка елларга караганда күбрәк килгән иде.

Татарстан мәдәният министрлыгы , Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры, һәм Югары Ослан муниципаль районы тарафыннан оештырылган, һәм инде традициягә әверелеп барган бу мәдәни чара, татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдашев истәлегенә багышланып, менә инде быел 8 нче тапкыр үткәрелде.

Кызыл Байрак авылына юл тоткан татар сәнгатен сөючеләр, иртәнге сәгать 8.00 тулганчы ук инде бу якшәмбедә Казанның Елга портына җыелганнар иде. Алар арасында төрле сәнгать әһелләре, музыкантлар артистлар, шагыйрьләр, бар иде. Быел, композитор Салих Сәйдашевның иҗатын сөючеләр , башка елларга караганда күбрәк килгән. Башка елларда “ Кызыл байрак”ка барып җитәр өчен 1-2 генә теплоход бирелгән булса, быел, “Кызыл байрак”ка баручылар өчен 3теплоходта аз иде.

Бу мәдәни чараны менә инде 8-нче тапкыр Флүрә Низамова алып барды.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров, һәм үзләре җирлегендә кунакларны кабул иткән Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчеләре тамашачыны бәйрәм белән котладылар. Ә Академия театрының директоры Шамиль Закиров, композитор Салих Сәйдашевның иҗатташ дусты, драматург К Тинчуринның быел 120 еллык юбиллеен 2007елның ноябрь аенда зурлап билгеләп үтәргә әзерләнүләре турында белдерде.

Концерт, Салих Сәйдашевның әсәре “ Советлар Союзы Армиясенең маршы” белән башланып китте, һәм К .Тинчуринның иҗаты белән үрелеп барды. Концертның беренче бүлегендә җырчыларга Татарстанның симфоник оркестры уйнап торды. Оркестрны күренекле дирижер Фоат Мансуров җитәкләде.

Бәйрәмгә килүчеләр арасында Салих Сәйдашевның якын туганннары Гөлйөзем апа белән Илдус Сабитовлар Ригадан килгәннәр иде. Алар үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

Чаллы шәһәреннән килгән милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрамова үз чыгышында

К Тинчурин белән Салих Сәйдашевның гомере турында күп кешегә билгеле булмаган мәгълумат та өстәде. Һәм тамашачыны бу зур бәйрәм белән котлады.

Дүрт сәгатьтән артык барган концертта Башкортстаннан да бу бәйрәмгә махсус килгән җырчылар бар иде. Камал театры артистлары Салих Сәйдашевның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән күренешләр күрсәттеләр. Шунсын да әйтергә кирәк, бу концертның икенче бүлегендә сәхнә эстрада җырчылары кулына күчте. Анда тамашачы үзенең яраткан Хәмдүнә Тимергалиевасы белән беррәттән, Асыльяр тәхәллүсен йөрткән яшь җырчы Алсу Зыятдитнованы да бик яратып кабул итте.

Бу якшәмбедә “ Кызыл байрак”ка килгән тамашачы арасында күрше Нариман авылында туган Татарстан прокуроры Кафиль Амиров та бар иде. Азатлык радиосы хәбәрчесенә ул менә нәрсә диде.

Лима Кустабаева сездә нинди хисләр бүген дигән сорауга Салих Сәйдашевка багышланган Клара Булатова ның шигырен исенә төшерде.

Бу кайнар җәй көнендә Идел ярларының Идел өстендә Сәйдәш моңнары агылды.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG